2020 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Шәмәрдән лицеенда 5 сыйныф укучылары өчен «Кызыклы икътисад» уены үткәрелде.
Уенда 3 команда катнашты. Уенның бурычлары: балаларның икътисади күренешләрнең асылы турында күзаллауларын ачыклау; мәктәп укучыларына икътисадның төп кагыйдәләрен аңларга ярдәм итү. Уен барышында укучылар икътисади мәсьәләләр чиштеләр.