Мишә авыл җирлегендә Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч акцияләрнең берсе-ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру узды.
7 март көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы М.М. Хуҗин, Мишә авыл җирлеге башлыгы А. Х. Гатиятуллин һәм укучылар тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен тапшырдылар, аларны котладылар, аларга яхшы кәеф, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм игътибарын теләделәр.
Безнең ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре күп кенә тарихи вакыйгаларның шаһиты. Аларның җилкәсе артында күпьеллык авыр хезмәт юлы. Аларның якты һәм матур балачаклары тормышның иң авыр чорларына туры килде. Балалар җилкәләрендә алар сугыш авырлыкларын кичерделәр һәм өлкәннәр белән беррәттән җиңү яуларга булыштылар. Ул авыр чорларны алар бүген дә күз яшьләре белән искә төшерә.