Безнең “Әллүки” балалар бакчасында балалар кызык яшиләр. Алар бик актив тормыш алып баралар. Хәзерге көндә бакчада 8 март бәйрәменә әзерләнү эшләре кызу темплар белән бара. Балалар әниләргә дип үз куллары белән матур бүләкләр ясадылар. Кадерле әниләргә, дәү әниләргә, кызларга бәйрәмне телевидение тапшыруы итеп әзерлибез, тапшыруда килгән хатларны укып музыкаль бүләккә җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәнәбез.