Тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медале тапшырылды

2020 елның 7 марты, шимбә

  Илебез буйлап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган акция- ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» дип аталган юбилей медальләрен тапшыру бара.

   6 март көнне Югары Симет авыл җирлегендә яшәүче  6 тыл хезмәтчәненә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды. Алар өчен бу Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүләк булды. Саба муниципаль районы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе А. М. Галимуллин һәм авыл җирлеге башлыгы И.Р.Әхмәдуллин тыл хезмәтчәннәрен юбилей көне һәм якынлашып килүче Халык-ара хатын-кызлар көне белән җылы котладылар, аларга яхшы кәеф , якыннарының кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен , бәхетле картлык кичерүләрен теләделәр, шулай ук  аларга Россия Президенты В.Путинның котлавын, юбилей медален һәм бүләк пакетлар  тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International