Профессор Юрген Преч җитәкчелегендә Дрезден Техник университеты (Германия Федератив Республикасы) делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. Эш сәфәре кысаларында университет хезмәткәрләре бүген Саба муниципаль районында булдылар. Объектларны караганда делегацияне Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев озата йөрде.
Килүгә делегация вәкилләре ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән танышты. Алар теплицаларны, орлыкларны чыныктыру һәм үстерү полигонын, аларны саклау өчен суыту корпусын һәм Үзәкнең башка бүлмәләрен карады. «Саба урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе-урманчы Васил Гыйззәтуллин аңлатмалар биреп барды. Ул сөйләгәнчә, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге – Европада иң зур, автоматлаштырылган питомникларның берсе, анда ябык тамыр системалы утырту материалы үстерелә. Үзәкнең җитештерү куәте елына 12 млн. данә утырту материалы тәшкил итә.
Шулай ук университет хезмәткәрләре ТР «Саба уку-өйрәнү урман хуҗалыгы» ДБУ агач эшкәртү комбинатында, Нургали Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасында, Чәй йортында һәм Урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар.