3 март көнне Лесхоз бистәсендә яшәүчеХуснуллина Рабига Галиәскар кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны район башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Саба урман хуҗалыгы директоры Васыйл Гыйззәтуллин, Мишә авыл җирлеге сәркатибе Алсу Владимирова һәм почта бүлекчәсеннән Айгөл Шәрипова котладылар. Рабига апага кызы, оныклары, кияү-киленнәре, күпсанлы туганнары да изге теләкләрен җиткерделәр.