Олы Арташ “Карлыгач” балалар бакчасында Казан шәһәре юл хәрәкәте иминлегенең Саба муниципаль районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ягафарова Г.Н. катнашында “Юл иминлеге” дип аталган чара үткәрелде. Әлеге чарада юл билгеләре төшерелгән күрсәтмәләр ярдәмендә балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде, пазллар җыелды. Чарада катнашучы кунаклар балаларыбызга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.