“Иң яхшы мәктәп Думасы" район конкурсының интеллектуаль этабы - “Брейн ринг”

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

28 февраль көнне  Балалар иҗаты үзәге  базасында "Иң яхшы мәктәп Думасы" район конкурсының  интеллектуаль этабы - “Брейн ринг”  булып узды.  Ярышларда 6 укучыдан торган 21 команда  үзара көч сынашты. Сорауларга дөрес җавап бирү укучыларның белем дәрәҗәләренең югары булуын гына түгел, логик фикерләү сәләтләренең дә югары булуын таләп итте.

"Иң яхшы мәктәп Думасы" конкурсының 3 нче турына Лесхоз, Завод-Нырты урта мәктәпләре, Арташ, Сабабаш, Мичән төп мәктәпләре һәм Шәмәрдән лицее командалары үтте.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм  аларга "Иң яхшы мәктәп Думасы" конкурсының 3 турында  уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International