Килдебәк авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көне

2020 елның 28 феврале, җомга

Безнең илдә 23 февраль Ватанны саклаучылар көне буларак бигеләнелеп үтә. Бу көндә без армия сафларында булган һәм булачак ир-атларны һәм егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз. Шул уңайдан 23 нче февраль көнне Килдебәк мәдәният йортында "Дан сиңа, дан, Совет солдаты" - дип исемләнгән әдәби-музыкаль концерт программасы күрсәтелде. Концерт җырлар, биюләр, шигырьләр һәм шаян чыгышлар белән үрелеп барды. Концертка килгән халык тамашадан бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International