Саба муниципаль районы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

24 нче февраль көнне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба муниципаль районы Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре слетында катнашты.

Слетта катнашучыларны сәламләп, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлыкның һәм аның ведомствосындагы учреждениеләрнең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре, шулай ук 2020 елга бурычлары турында сөйләде.

 Ул "Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" төбәк проектын гамәлгә ашыруга, урман тармагын цифрлаштыруга һ.б. җентекләп тукталды."Сез барыгыз да узган елда куелган максатларга һәм бурычларга ирешүгә зур өлеш керттегез. Фидакарь хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә", – диде ул.

Шулай ук катнашучыларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм "Саба урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин да котлады.

Чара кысаларында концерт-музыкаль программа оештырылды. Бу тантаналы кичәне «Сорнай» фольклор ансамбле һәм татар эстрадасы җырчысы Алинә Сафиуллина үзенең концерт номерлары белән бизәде. Чарада үз хезмәт эшчәнлеген Саба урман хуҗалыгына багышлаган ветераннарны һәм лаеклы ялга китү белән хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган юбилярларны хөрмәтләделәр.

Тармакның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, муниципаль район башлыгы Мактау грамоталары тапшырылды.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International