Армия хикмәтләре

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

«23» февраль көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, ир- егетләр арасында «Армия хикмәтләре» дигән күңел ачу чарасы уздырылды. Бәйге барышында егетләребез җитезлектә, тапкырлыкта, шаянлыкта көч сынаштылар. Турлар арасында үзешчәннәребез үзләренең матур, дәртле җырлары белән сөендерделәр. Бәйрәм ахырында һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International