Укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүнең дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарга, инвалидларга, сугыш толларына шефлык ярдәме күрсәтүне көчәйтү максатында, Шекше төп мәктәбендә чаралар планы төзелде. Шул уңайдан, мәктәп укучылары "ТАССРга 100 ел" дигән тематик стенд ясадылар, стена газеталары чыгардылар. "Ватан сагында" дигән рәсемнәр күргәзмәсе, "Әтиләр - Ватан сакчылары" дигән фотокүргәзмә әзерләнде. Башлангыч сыйныф укучылары арасында "Күңелле стартлар", спорт ярышлары уздырылды. Тимурчылык отряды "Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!" акциясендә бик теләп һәм актив катнашты.