Шекше авыл китапханәсендә «Без – булачак сакчылар» дип исемләнгән викторина үткәрелде

2020 елның 21 феврале, җомга

19 февраль көнне Шекше авыл китапханәсендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, «Без – булачак сакчылар» дип исемләнгән викторина үткәрелде. Китапханәче балаларга бәйрәмнең данлыклы тарихы турында сөйләде, ни өчен аның нәкъ менә 23 февральдә билгеләп үтелүен, "Ватанны саклаучылар көне" дип аталуын һәм "Ватан" сүзенең ни өчен баш хәрефтән язылуын аңлатты. Балалар  викторинада бик актив катнаштылар, хәзерге вакытта РФ кораллы көчләренең кирәклеге турында фикер алыштылар. Әлеге чарага "Батырлык, каһарманлык һәм намус" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International