«Үткәннәрне онытма, бүгенге белән яшә, киләчәк турында уйла»

2020 елның 21 феврале, җомга

19 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Үткәннәрне онытма, бүгенге белән яшә, киләчәк турында уйла» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр.
ТАССРның 100 еллыгы – Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле дата.
1920 елның 25 июнендә РСФСР составында Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР, Татарстан) оештырыла. Татарстан АССР 1990 елга кадәр эшли. 1990 елның 30 августында Татарстан Татар Совет Социалистик Республикасына әверелә, 1992 елның 16 маеннан ул Татарстан республикасы исемен йөртә.
Татарстан Республикасы үсешенең мөһим тарихи этабына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, 2020 ел Татарстан Республикасында Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
Шундый истәлекле бәйрәм уңаеннан без балалар өчен конкурс оештырдык. Балалар туган якларын, үз җирләрен ,йортларын ясадылар. Чара ахырында һәркем татлы бүләк алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International