Укучының мәдәни көндәлеге

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елда без ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Иләбәр авыл китапханәсе мөдире,  Эзмә урта мәктәбенең 2 сыйныф укучылары, аларның сыйныф җитәкчесе белән берлектә, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында «Тарих кайдан башалана» дигән исем астында танып белү сәгате уздырды. Чара барышында укучыларга  авылларыбыз тарихы, җирлегебездә урнашкан тарихи урыннар турында бай мәгълүмат җиткерелде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International