Бөек елларга баш иик» тематик сәгать

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

     15 февраль көнне Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Лесхоз урта мәктәбе укучылары өчен Әфганстанда 1979-1989 еллардагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга багышланган «Бөек елларга баш иик» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Бу истәлекле дата уңаеннан балалар белән очрашуга Әфганстанда 1981 елның декабреннән 1983 елның июненә кадәр хезмәт иткән авылдашыбыз, Максимов Андрей Михайловичны чакырдык. Сугыш турында мәгълүматны балаларга ул еллардагы сугыш вакыйгаларының фотосурәтләре белән презентация рәвешендә тәкъдим иттек. Китапханәче Андрей Михайловичның хезмәт тарихы турында сөйләде, сугыш чорының төп этаплары белән таныштырды. Балалар кызыксыну белән Андрей Михайловичның альбомын карадылар. Чара ахырында Андрей Михайлович сугыш турында үз фикерен әйтте: «Ватанга хезмәт итәргә кирәк, Ватанны саклаучылар кирәк.  Тик сугыш булмаса яхшырак...".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International