“Безнең герой - Муса Җәлил”

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе
15 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулу уңаеннан, укучылар өчен "Безнең герой - Муса Җәлил" - дип исемләнгән әдәби сәгать оештырдылар. Балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар.
Шулай ук, бирелгән сорауларга җавап биреп, балачактан укучыларга таныш булган, һәм бүгенге көндә дә яратып укыган әсәрләрне искә төшерделәр.
Укучылар белән очрашу нәтиҗәле узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International