Әфганчылар истәлегенә укучылар арасында хоккей ярышы

2020 елның 15 феврале, шимбә

15 февраль -Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылган көн. Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан укучылар арасында хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда Явлаштау, Тимершык, Шыңар урта мәктәпләреннән һәм Шекше төп мәктәбеннән командалар көч сынашты. Безнең егетләребез беренче урынга лаек булды. Җитәкчеләрен һәм хоккейчы егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International