Җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз Саба” җәмгыятенең еллык хисап җыелышы

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

2020 елның 7  февралендә Җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз Саба” җәмгыятенең 2019  елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булып үтте. Хисап җыелышында хуҗалык җитәкчелеге, белгечләр, хезмәткәрләр һәм Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Г.Ш. Хәсәншин, Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Н.Н. Заһидуллин катнаштылар. “Лукоз Саба” җәмгыяте коллективы артык зур булмаса да (җәмгыяттә барлыгы 30 кеше хезмәт куя), мал саны һәм җитештергән продукция күләме буенча хуҗалык Россиядә һәм БДБ илләрендә иң эреләрдән санала. Бүгенгесе көндә хуҗалыкта кәҗә саны 3 799 башны тәшкил итә. Хуҗалыкның төп юнәлеше кәҗә сөте җитештерү һәм нәселле кәҗәләр үрчетү булып тора. Еллык хисап җыелышында хуҗалык җитәкчелеге һәм белгечләре 2019  елдагы эшчәнлеккә анализ ясап, ирешкән уңышларга һәм хуҗалык эшчәнлегендә булган кимчелекләргә дә тукталдылар. Район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Гафур Шәйхулла улы “Лукоз Саба” җәмгыяте коллективына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм коллективның яшь, бердәм булуын билгеләп үтте. Шулай ук район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе хуҗалыкның җитештерү мөмкинлеге зур булуын ассызыклап, 2020 елда коллективка сөт җитештерүне 800-1000 тоннага җиткерү бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International