Байлар Сабасында гражданнар җыены үтте

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

     2020 елның 10 февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2019 ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, Башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Җыелышның көн тәртибе:

  1. Саба шәһәр җирлегенең 2019 елда башкарган эшләренә отчеты һәм 2020 елга алга куелган бурычлар турында (докладчы – Хәсәнов Расих Мөбәрәк улы, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары).
  2. Саба шәһәр җирлегендә кылынган җинаятьләр турында 2019 елга гомуми мәгълүмат һәм төрле хокук бозу очракларын булдырмый калу чаралары турында (докладчы - участок вәкаләтлесе Нигъмәтҗанов Илнар Вәкил улы).
  3. 2019 елда булган янгын чыгу очраклары һәм янгыннарны кисәтү чаралары турында (докладчы – Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге алып баручы бүлек начальнигы, эчке эшләр подполковнигы Галимуллин Айнур Рифкат улы).
  4. Пенсия түләү өлкәсендәге законнарга кагылышлы үзгәрешләр турында (докладчы – Татарстан Республикасы Саба районы буенча пенсия фонды җитәкчесе Якупова Фәридә Шәфкать кызы).
  5. Гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан күрсәтелүче ярдәм карарындагы үзгәрешләр турында (докладчы – Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Хуҗин Марсель Мәгъфур улы).

6.       2019 елда үткәрелгән халык җыенында әйтелгән тәкъдимнәрнең үтәлеше турында, гаризалар карау, тәкъдимнәр тыңлау. 

7.       Саба муниципаль районы башлыгы Раис Нургали улы Миннихановның йомгаклау сүзе.

8.       Бүләкләүләр.

    Җыелыш башланганчы, халыкка республикабызның һәм районыбызның ирешкән уңышлары, казанышлары турында видеоролик күрсәтелде. Чыгышлар тәмамлангач, узган елгы сорауларның үтәлеш дәрәҗәсе тикшерелде, быел язмача алынган һәр сорауга җавап бирелде. Район башлыгы Р.Н.Миннихановның йомгаклау сүзеннән соң, бистәдә яшәүче халыкка цифрлы телевидение белән бәйле сорауларны чишүдә волонтерлык ядәме күрсәтүчеләргә  Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International