Шәмәрдән балалар китапханәсе «Россиянең бөек исемнәре: Петр Беренче»дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде.

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

10 февраль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, Петр I тууына 350 ел тулу уңаеннан, әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксыну уяту һәм илебезнең үткәне өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, «Россиянең бөек исемнәре: Петр Беренче»дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара барышында китапханәче Зарипова И.Х. балаларга Петр I тормышы, аның балачагы, илебезгә керткән үзгәрешләре турында сөйләде. Бу теманы ачарга «Петр I Бөек»презентациясе ярдәм итте. Шулай ук, Петр Беренченең Россия флотына һәм Санкт-Петербург шәһәренә нигез салу тарихы турында да кызыклы сөйләшү уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International