ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, 9 февраль көнне Олы – Нырты авыл мәдәният йортында, укучылар өчен,ТАССРның 100 еллыгына багышланган “ Минем туган жирем – Татарстан” дип аталган викторина үткәрелде. Әлеге чараның максаты: укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, Татарстанның тарихы һәм мәдәни традицияләре турындагы белемнәрен киңәйтү . ТАССРның оешуы - безнең республика дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап, яшь республика бик катлаулы шартларда барлыкка килә, аларга боларның барысы турында да сөйләнде. Аннан соң укучылар: «Татарстан тарихы», «Тел белеме һәм әдәбият», «Сәнгать», «Милли традицияләр” темасын үз эченә алган викторина сорауларына җавап бирделәр. Җыйган баллар буенча республикабызны яхшы белүчеләр ачыкланды.