Эзмә авыл җирлегендә «Россия чаңгы юллары 2020» - «Татарстан чаңгы юллары 2020»

2020 елның 8 феврале, шимбә

7 февраль көнне Эзмә авыл җирлеге территориясендә «России чаңгы юллары 2020»  -  «Татарстан чаңгы юллары 2020»  массакүләм чаңгы ярышлары булып узды. Бу ярышлар халыкны спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылды. Анда Эзмә авыл җирлеге территориясендә урнашкан  оешма хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр чакырылган иде. Елның иң массакүләм ярышларының берсендә 290 кеше катнашты, шуларның 15е җитәкчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International