Иштуган авыл мәдәният йортында «Балкыш»-«Сияние» фестивале

2020 елның 8 феврале, шимбә

6 февраль көнне Иштуган мәдәният йортында ветераннар арасында «Балкыш»-«Сияние» VI Республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона туры булып узды. «Вокал-соло» номинациясендә Мичәнбаш авыл клубыннан Шакирҗанова Резеда «Туган авылым» җыры белән чыгыш ясады. Әлеге фестивальдә ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Саба районының 90 еллыгы тематикасы яктыртылды. Сәхнәгә яшь дәрт белән чыккан талантлы, иҗади сәләтле кешеләрнең чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International