ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен сувенир панносы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Музей хезмәткәрләре социаль туризмны торгызу буенча актив эш алып баралар, бу исә барлык категорияләрдәге халыкның рухи һәм танып-белү ихтыяҗларын канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк. Безнең бистәдә яшәүчеләрнең барысы да кызыклы урыннарда була алмый, шуңа күрә Саба районының Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен махсус экскурсияләр эшләү зарурлыгы туды. Бу эш өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә социаль адаптациядәге вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә, алар турында хәтерлиләр, уйлыйлар, ярдәм итәргә телиләр дип тоярга ярдәм итәчәк. Бу юнәлештә алга таба эшләү әлеге кешеләр өчен тулы кыйммәтле эстетик бүләк булырга мөмкин һәм һичшиксез булачак.