Лесхоз мәдәният йортында район ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның Vl республика фестиваленең сайлап алу туры булып узды. Фольклор коллективлары, вокаль ансамбльләр, нәфис сүз осталары, аерым җыр-бию башкаручылар матур чыгышлар күрсәттеләр, тамашачылар аларның һәркайсын кайнар алкышлар белән каршы алдылар