Эзмә «Саф чишмә» балалар бакчасында поэзия сәгате

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

2020 елда без зурлап Саба районы оешуның 90 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу  уңайдан, Иләбәр авыл китапханәчесе, Эзмә «Саф чишмә» балалар бакчасына йөрүче балалар,тәрбиячеләр белән берлектә,  «Талантларга бай син авылым» дигән исем астында поэзия сәгате уздырдылар. Балаларга үзебезнең җирлектән чыккан шагыйрьләрнең  балалар өчен язылган  шигырьләре кычкырып укылды,табышмакларга җавап табу буенча тапкырлык сәгате үтте,китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International