"Балкыш" в Старо Икшурминском сдк

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

4 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" ("Сияние") республика фестиваленең зона туры булып узды. Арташ, Кибәче һәм Иске Икшермә авыл җирлекләреннән 50гә якын үзешчән башкаручы "ялгыз җыр", "хореография", "нәфис сүз", "Вокальансамбльләр"номинацияләрендә чыгыш ясады.Әлеге фестивальнең тематикасы ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Саба районының 90 еллыгы булды. Иске Икшермә мәдәният йортыннан "Сударушки" ансамбле, Галина Евдокимова, Хәлимә Башарова, Дамира Шакирова чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International