Терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклары буенча киңәшмә

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

3 февральдә Иске Икшермә авылы Мәдәният йортында районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә, терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар аендагы эшенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре һәм икътисадчылары катнашты.

1 февральгә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 60 34 тонна сөт җитештерелгән (2019 елга карата 119%). Савым һәм продуктлылык буенча Мөхәммәтшин З.З. крестьян-фермер хуҗалыгы, ҖЧ «ПМК» җәмгыяте, ҖЧ «Нырты», «Шытсу» авыл-хуҗалыгы җәмгыятьләре, ҖЧ «Игенче», «Курсабаш» җәмгыятьләре алдынгылар рәтендә. 1175 тонна ит җитештерелгән, шуның 364 тоннасы сыер ите һәм 807 тоннасы дуңгыз ите. Эре мөгезле терлекләр саны - 28 492 баш, 43 660 дуңгыз, 6 505 сарык һәм кәҗә, 1 897 баш ат.

Шулай ук Гафур Хәсәншин Саба районының тарихта беренче тапкыр 200 тонна сөт саву планын узганын билгеләп үтте. Районның терлекчелек үсешенә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре дә зур өлеш кертә.

ҖЧ «Саба» җәмгыяте һәркөнне 46 тоннадан артык, ҖЧ «Игенче» җәмгыяте 25 тоннадан артык, ҖЧ «ПМК» җәмгыяте - 20 тонна, Мөхәммәтшин З.З. крестьян-фермер хуҗалыгы – 18 тонна, ҖЧ «Нырты» авыл хуҗалыгы җәмгыте - 16 тонна, ҖЧ «Юлбат» авыл хуҗалыгы җәмгыте - 19 тонна, ҖЧ “Курсабаш” җәмгыте - 11,5 тонна сава.

 

Тэги: УСХИП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International