Эзмә авыл җирлегендә халык җыены

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

«03» февраль  көнне Эзмә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

  Эзмә авыл җирлеге башлыгы  А.Р.Шайхетдинов,  халык каршында 2019 елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020 елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Шулай ук полиция вәкиле Ф.Р.Мубараков, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең башлыгы А.Р.Галимуллин, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы М.М. Хуҗин , чыгыш ясадылар. Җыелышка Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов чыгышы белән йомгак ясалды. Докладтан соң халыкны борчыган   сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International