Елыш авыл клубында "ТАССР ның 100 еллыгы" уңаеннан, "Үкенмәслек безнең гомерләр" - дип исемләнгән тематик кичә-концерт уздырылды. Бу кичә үзләренең яшьлек елларын һәм бөтен көчләрен колхозга хезмәт куюга багышлаган юбилярлар - Сагитов Р.А. һәм Ибрагимов Н.С.га багышланды. Аларны "СХП"Шытсу" ҖЧҖ вәкиле Якупов И.Р., гаиләләре, туганнары, дуслары, хезмәттәшләре котладылар. Кичәдә матур җырлар, шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. Авыл халкы бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.