29 гыйнвар көнне Мишә авыл җирлегендә халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Мишә авыл җирлеге башлыгы А.Х.Гатиятуллин, халык каршында 2019 елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм 2020 елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Шулай ук полиция вәкиле А. А. Сәхәбиев, Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче МР буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән тикшерүчесе Хуҗин И. Т., Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Хуҗин М. М., Россия Федерациясе Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары буенча идарәсе вәкиле Сөнгатов А.Ш. ,ДКУ «Саба урманчылыгы» урман саклау инженеры Мултанова З. Г. чыгыш ясадылар.
Җыелышка Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов чыгышы белән йомгак ясалды. Район башлыгы урынбасары муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру, районда икътисади, демографик һәм иҗтимагый-сәяси вәзгыять, 2019 елда башкарылган эшләр, 2020 елга планнар турында җентекләп сөйләде. Докладтан соң халыкны борчыган сорауларга җавап алынды,киңәш –тәкъдимнәр тыңланды.