Ленинград. Блокада. Хәтер

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

26 гыйнвар көнне Лесхоз бистәсе мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре, картлар һәм инвалидлар йортында (Лесхоз бистәсе) яшәүчеләр өчен - аерым алганда Исхаков Ринат Сандык улы өчен, “Ленинград, Блокада, Хәтер” дип исемләнгән концерт оештырдылар.Без Ринат абыйга мәдәният йорты исеменнән бүләк тапшырдык . Концерт барышында "Кашымның каралары", "Яшьлек", "Бәрәңге", "Картайма әле, әнкәй" җырларын башкардык, "Артист", "Бүреләр", "Ленинград анасы турында җыр", "Ленинград салюты"(о.Бергггольц) шигырьләрен укыдык, "Чабата" биюен биедек, флэшмоб оештырдык.  Концерт бик җиңел,иркен һәм җылы, дустанә атмосферада үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International