2020 нче елның 24 нче гыйнварында Килдебәк авыл мәдәният йортында «Йолдызлык-Саба 2020» эстрада сәнгате фестиваленең район сайлап алу туры узды. Сайлап алу турынла катнашучы балалар "Вокал", "Вокаль ансамбльләр", "Хореография" һәм "Конферансье" номинацияләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Яшь артистларны хөрмәтле жюри-Саба район мәдәният йорты белгечләре Э.И.Нурисламова, А.Н.Зарипова бәяләде. Һәр катнашучы үзенең җитәкчесе белән бергә, "Йолдызлык" ка тырышып әзерләнүе нәтиҗәсендә тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар. "Йолдызлык" - ел саен меңләгән талантлы балаларны җыйган республиканың иң популяр конкурсы. Бу фестиваль күп кенә балалар өчен эстрада сәнгатенең төрле жанрларында үз көчләрен сынап карау мөмкинлеген бирә.