Югары Шытсу авыл мәдәният йортында аэробика белән кызыксынучылар өчен сәламәтлек сәгате үткәрелде. Иң башта катнашучылар аэробика белән ничек итеп сәламәтлеккә зыян китермәслек итеп шөгыльләнергә кирәклеге турында белешмә алдылар. Интернеттан аэробика белән беренче тапкыр шөгыльләнүчеләр өчен махсус видео яздырдылар, 45 минутлык күнегүләр җыелмасы эшләделәр. Клуб ишекләре теләге булган һәркем өчен ачык. Барыгызны да безгә кушылырга чакырабыз, үкенмәссез, чөнки вакытыгызны сәламәтлек өчен файдалы һәм кызыклы итеп үткәрерсез.