Ялны оештыру һәм җәмәгать активлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм иң көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан «12» гыйнвар көнне Эзмә авыл җирлегенең Иләбәр авылы чаңгы трассасында чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышларда барлык теләүчеләр - өлкәннәр һәм балалар катнашты. Узыш тәмамланганнан соң Эзмә мәдәният йортында чаңгы ярышында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү булды.