Югары Симет мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, ял кичәсе оештырылды. Кичә өлкән буын кешеләре катнашында үткәрелде. Алар чыршы утлары яктылыгында рәхәтләнеп аралаштылар , күңел ачтылар, төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар , яңа ел бәйрәме тарихын искә төшерделәр. Кичә программасында Кыш бабай алып килгән уеннар һәм сюрпризлар да бар иде , анда барлык кешеләр дә актив катнашты. Алар биеделәр, җырладылар һәм хәтта шигырьләр дә сөйләделәр. Бәйрәм барысына да ошады, чөнки мондый чара олы кешеләргә үзләренең яшьләрен һәм проблемаларын онытырга, үзләрен яшь һәм бәхетле итеп тоярга мөмкинлек бирә.