14 гыйнвар көнне Татарстанга булган эш сәфәре кысаларында РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булды. Аны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Раис Минниханов һ.б. озатып йөрде.
Килүгә Сергей Аноприенко Татарстан Республикасы урман хуҗалыклары җитештергән продукция күргәзмәсе белән танышты. Анда савыт-саба, кәрҗин һәм башка агач эшләнмәләрен күрергә мөмкин иде.
Алга таба Рослесхоз башлыгы ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәген карады. Аңа үзәкнең җитештерү куәте елына 12 млн. данә ябык тамыр системалы утырту материалы тәшкил итә, дип сөйләделәр. Комплекс 11,3 га мәйданны били, аларда 4 теплица, 13 үсемлек кыры, орлыкларны суыту һәм саклау корпусы, 2 склад һәм башка объектлар урнашкан. Үзәк ВСС АВ швед компаниясенең заманча җайланмалары белән җиһазландырылган.
2019 нчы елда ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системасы белән 6,7 млн. данә – гади нарат (шул исәптән 202,5 мең данәсе – яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре белән), 2 млн. данә – Европа чыршысы, 1,5 млн. данә – иенке каен, 1,3 млн. данә – Себер карагае, 0,5 млн. данә акация үстерелгән.
Рослесхоз башлыгы үзәк эшенә югары бәя бирде. Бу комплекска Татарстан Республикасы территориясендә "Урманнарны саклау" федераль проектын уңышлы гамәлгә ашыруда зур роль бирелә, диде ул.
Шулай ук Сергей Аноприенко Н. М.Минниханов исемендәге дендрология бакчасын да карады һәм Лесхоз урта мәктәбенең "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты.