«Раштуа йолдызы»

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

7 гыйнвар көнне Лесхоз  мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Раштуа йолдызы»дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар.  Чара программасына төрле яшьтәге балалар өчен «Паровозик», «Кар бөртекләре», «Гирлянда», «Иң яхшы Кар бабай» һәм башка күңелле уеннар кертелгән иде. Лесхоз урта мәктәбенең беренче һәм икенче сыйныф укучылары Яңа ел биюе әзерләделәр, шуның белән тамашачыларны сөендерделәр. Балалар Кыш Бабайга алдан әзерләгән шигырьләрен сөйләделәр,җырлар җырладылар, шуның өчен татлы бүләкләр алдылар. Аннан соң балалар өчен оттырышсыз Яңа ел лотереясы булды. Лотереяда катнашкан һәр кеше үз призын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International