Кыш бабайның тылсымлы иле

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«3» гыйнвар көнне, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында, китапханә белән берлектә,балалар өчен "Кыш бабайның тылсымлы иле"дип исемләнгән  чыршы бәйрәме узды. Оештыручылар балаларны тылсымлы кышкы әкият дөньясына алып керә торган программа әзерләделәр. Балалар Яңа ел программасында катнаштылар, әкият дөньясына чумдылар. Әлбәттә, бәйрәмнең төп геройлары - Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу программаның кульминациясе булды. Барлык теләүчеләр яңа ел тылсымчысына шигырьләр сөйләделәр һәм чыршы тирәсендә җырлап-биеп әйләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International