"Яңа ел әйлән-бәйләнен-балалар ел буе көттеләр"

2020 елның 5 гыйнвары, якшәмбе

5 гыйнвар көнне Байлар Сабасы бистәсенең үзәк мәйданында Мичәнбаш, Кырбаш, Иштуган мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Яңа ел әйлән-бәйләннәре-балалар бер ел көттеләр"дип исемләнгән күңелле уеннар һәм биюләр үткәрделәр. Чара башында Кыш бабай белән Кар кызы котлау өлеше булып чыгыш ясадылар, ә аннан соң балалар белән әйлән-бәйлән әйләнделәр, җырлар җырладылар. Балалар әкият персонажлары белән биеделәр, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Барлык балалар да канәгать калдылар, һәм һәркем үзенең лаеклы бүләген алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International