4 гыйнварда район мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел тамашасы оештырдылар. Кунакларны әкият геройлары каршы алды, һәм, әлбәттә инде, Кыш бабай белән Кар кызы. Балалар һәм аларның әти-әниләре бер сәгатькә Яңа ел әкиятенә керделәр. Тамаша тәмамлангач, Кыш бабай белән Кар кызы һәр кунакка баллы бүләкләр тапшырдылар.