30 декабрь көнне Мишә авыл җирлеге оешмалары катнашында Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бию һәм музыкаль номерлар белән « Мырау-Батыр мажаралары»исемле әкият-күңел ачу программасы үткәрелде. Соңыннан үзләренең чыгышларын Мишә авыл җирлеге оешмалары тәкъдим итте. Бәйрәм яхшы мәдәни-эстетик дәрәҗәдә узды,ахырда бәйрәм уңаеннан бәйрәм дискотекасына чакырдылар. Шулай ук бәйрәм салюты да булды.