««Яңа ел котлы булсын, ягъни җиңел пар белән!»»

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

30 декабрь көнне Район мәдәният йортында «Яңа ел котлы булсын, ягъни җиңел пар белән! «дип исемләнгән театральләштерелгән яңа ел тамашасы булып узды.»». Мәдәният йорты сәхнәсендә Яңа ел әкиятенең кызыклы сюжеты башланып китте. Күптән таныш һәм яратып өлгергән фильмнар персонажлары тамашачылар алдында яңа образда тәкъдим ителде. Геройлар көндәлек мәшәкатьләр арасында Яңа ел могҗизасы өчен урын калдырырга кирәклеген дә искә төшерде.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Фидаил улы Заһидуллин барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, яңа 2020 елда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International