Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз проблемалары белән ялгыз калырга тиеш түгел

2019 елның 27 декабре, җомга

     Әгәр яшь һәм сәламәт кешеләргә, массакүләм мәгълүмат чаралары, аерым алганда, интернет ярдәмендә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар табу җиңелрәк булса, өлкән яшьтәге кешеләр, һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр  кирәкле мәгълүмат булмау сәбәпле үз юлларында төрле авырлыклар белән очрашалар. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр үз проблемалары белән ялгыз калырга тиеш түгел, һәм бу планда очрашуларга зур роль бирелә, ачык диалогта кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында туган актуаль проблемалар турында фикер алышырга мөмкин.

   ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Азат Хәлилов, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өчен, Саба муниципаль районындагы "Балкыш "реабилитация үзәге- (Сияние)" АКБОда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыруга, срокларны бозуга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде, шулай ук яраклылык вакыты чыккан товарларны сатып алганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сорау тыңлаучыларда аеруча кызыксыну уятты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International