20 нче декабрь көнне Мишә авыл жирлегендә Яна ел Чыршысын ачу тантанасы узды. Авылыбызнын яше, карты бәйрәмгә жыелды. Бәйрәм парад белән башланып китте. Парадта Мишә авыл җирлегенең оешма-предприятияләрендә эшләүче хезмәткәрләр дә актив катнашты .Авылдашлар, кунаклар уеннарда актив катнаштылар, тәмле коймак белән чәй эчтеләр,пылау ашадылар. Саф һавада күңел ачу, аралашу бәйрәмгә килүчеләргә бик тә ошады.