Чыршының матур утлары

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

22 декабрь көнне Мичәнбаш авылы мәдәният йорты залында  сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Чыршының матур утлары"дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм "Яңа елны каршы алу"дигән тамаша белән башланып китте. Башта  әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай барлыкка килү белән җырлы-биюле, чыршы тирәли әйлән-бәйләнле чын бәйрәм  башланды. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International