«10» декабрь көнне Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре, «Ак калфак» хатын - кызлар клубына йөрүчеләр белән авыл тарихына багышланган «Ачыйк тарих битләрен» исемле чара-сәяхәт үткәрде. Сәяхәтнең төп максаты - авылыбызның тарихы белән таныштыру, истәлекләрне барлау, Пүкәл авылының тарихи үткәненә файдалы һәм мавыктыргыч сәяхәткә бару иде. Чара барышында катнашучылар клубыбызда сакланган «Туган ягым - яшел бишек» исемле истәлекләр тупланган папка белән таныштылар, фотографияләр аша авылыбызның элеккеге вакытын, авылдашларыбызны искә төшерделәр.