2019 елның 7 декабрендә Байлар Сабасында Саба муниципаль районының ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча сезон ачылуга багышланган ярышлар узды. Мишә авыл җирлегенең «Сабабаш» хоккей командасы икенче урын алды. Безнең хоккей командасын һәм җанатарларны лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!