Хөрмәтле налог түләүчеләр!
"Бухгалтерлык хисабы турында"гы (2011 елның 6 декабрендәге 402-ФЗ номерлы Федераль закон) Федераль законга мөһим үзгәрешләр кертелде .
2020 елның 1 гыйнварыннан:
- Росстатка хисап бирү бурычы гамәлдән чыгарылды;
- Еллык бухгалтер хисабы салым органнарына электрон документ рәвешендә генә тапшырыла.
Электрон документ әйләнеше операторлары Исемлеге Сезнең Инспекциянең мәгълүмат стендында урнаштырылган.
Әгәр сез кече эшмәкәрлек субъекты (исемлек буенча уртача саны 100 кешедән артмаган һәм керем 800 млн сумнан да артмаган) булсагыз, бухгалтер хисабы сезнең тарафтан :
2020 елда-электрон документ рәвешендә яки кәгазь документ рәвешендә;
2021 елдан-электрон документ әйләнеше операторы аша электрон рәвештә генә тапшырыла.